Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, Кара диңгез һәм Каспий диңгезе (МФЧМКМ) Халыкара хезмәттәшлек һәм партнерлык Фондының Россия-Төрек делегациясе белән очрашу булды.
Очрашуны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чарада катнаштылар: Кара диңгез һәм Каспий диңгезе Халыкара хезмәттәшлек һәм партнерлык Фонды Президенты В.Н. Хмарин, МФЧМКМ инновация һәм инвестиция буенча комиссия Рәисе М.С. Зернов, МФЧМКМ киңәшчесе Әхмәт Акбилек һәм “ЭКОС” компаниясенең СанктПетербургтагы филиал директоры О.В. Трескунов. Делегациянең Төрек ягын тәкъдим иттеләр: Төркиянең Бөек Милли Җыелыш Депутаты Исмаил Сафи һәм “Едитепе Констракшн” компаниясе вәкилләре.
Төрек делегациясен Министр урынбасары А.С. Әхмәтшин сәламләде. Сәламләү сүзендә ул Татарстан Республикасының төзелеш комплексы ирешкән уңышлар турында сөйләде һәм Универсиаданың ачык объектлары турында видео-презентация күрсәтте.
Очрашу барышында, һәр ике як, икътисади мөнәсәбәтләрненең перспективалары турында фикер алышты.