Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин КДАТУда булды

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

2013 елның 1 апрелендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, КДАТУның Попечительләр советы рәисе И.Э. Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына эшлекле сәфәр белән килде.

Сәфәрнең максаты булып, университет тарихының яңартылган музеен, узган елның ноябрь аеннан башлап Гыйльми совет утырышлары, архитектура, төзелеш, территорияләрдә шәһәр төзелешен үстерүнең актуаль проблемалары буенча, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңниханов катнашында да, фәнни-гамәли семинарлар үткәрелә торган яңа конференц-залны карау торды.

Министр КДАТУ ректоры, профессор Р.К. Низамов, университетның Гыйльми совет әгъзалары белән очрашты. Алар, шулай ук, музейның яңа экспозицияләрен беренчеләрдән булып күрделәр, югары уку йортының тарихы һәм заманчалыгы белән таныштылар, фикер алыштылар.

Үз чыгышында Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, музей, һәрвакытта да, төзелеш универстиетының  үзенчәлекле мәдәни үзәге, югары уку йортының изге хәтер һәм тарих саклау урыны, уку йортын тәмамлаучылар һәм ветераннар, студентлар һәм укытучылар рәхәтләнеп ял итә торган урыны булып тора. “Элекке елларның матур традицияләрен хәрмәтли һәм хәтерли торган универститет, - дип ассызыклады министр, - үзенең бай тарихына саклый, зур киләчәккә ия”.

КДАТУ ректоры Р.К. Низамов университетның һәр башлангычына һәрвакыт, һәрьяктан ярдәм итеп торганы өчен кунакка рәхмәт сүзләре җиткерде, югары уку йортының уңышлы үсешендә профильле министрлыкның өлеше зур булуын билгеләп үтте.

И.Э. Фәйзуллин, шулай ук, заманча техника белән җиһазландырылган конференц-залның өстенлеген тулысынча бәяли алды, әлеге конференц-зал ачылганнан соң,  дүрт ай эчендә, яңа идеяләр һәм иҗади теләкләр туу мәйданына, профессиональ төзүчеләр, архитекторлар, шәһәр төзүчеләрнең эшлекле, конструктив аралашу урынына әйләнде.  Конференц-залның заманча җиһазлары Попечитель һәм Гыйльми совет утырышлар, зур кунаклар катнашындагы семинарлар, киңәшмәләр, докладчыларның чыгышларын аудиовизуаль рәт белән кушып, җиңел һәм эффектив иллюстрацияләргә ярдәм итә торган төрле төрдәге җиһазлар таләп итүче дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, форумнар, симпозиумнар, очрашулар, презентацияләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

Гыйльми совет утырышындагы чыгышында И.Э.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, университет, бүгенге көндә, стабиль уңышлы урында тора, ул филиаллар һәм вәкиллекләр ачмый,  югары “уку йортына керү” рейтингына ия, укып бетергән студентларны эшкә урнаштыру критериясе буенча, Татарстан Республикасы югары уку йортлары арасында алдынгы урыннарда тора. Әлеге уңай күренешләрнең барысы да, Россия Федерациясе карамагындагы фән һәм мәгариф буенча Советның “Инженерлык эшчәнлеген фәнни-мәгариф белән тәэмин итү” юнәлеше буенча ведомсвоара эшче төркемнең министр һәм КДАТУ ректоры катнашында үткәрелгән соңгы утырышында да әйтелде. “Югары уку йорты коллективының җитди эше, - диде министр. – Киләчәктә дә университетны шундый ук көчле, актив һәм уңышлы итеп күрәсе килә!”.

КДАТУ ректоры Р.К. Низамов профильле министрлык киләчәктә дә, аеруча уку йорты галимнәренең инновацион эшләнмәләрен кертү өлешендә университетка ярдәм итәр, дип өметләнүен әйтте. Бу юнәлештәге эшләр беренче тапкыр гына эшләнми. Яңа инновацион проектлар тәкъдим ителә торган Министрлык һәм университет вәкилләренең уртак киңәшмәләре даими рәвештә үткәрелә, мондый эшләрнең базасы булдырылган, проектларны җитештерү практикасына кертү буенча билгеле бер алга китүләр бар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллинның килүе, университет һәм профильле министрлык арасындагы тыгыз үзара файдалы хезмәттәшлекне тагын бер кат раслап тора, әлеге сәфәр Казанның архитектура-төзелеш уку йортына алга – яңа мөмкинлек һәм уңышларга ышаныч белән атларга мөмкинлек бирә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International