Бүген РФ спорт Министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү Департаментындагы федераль максатчан программаларның дәүләт заказчысы бүлеге башлыгы В.В. Алексеев Универсиада объектларын карады

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан башкаласына эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе  спорт Министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү Департаментындагы федераль максатчан программаларның дәүләт заказчысы бүлеге башлыгы В.В. Алексеев килде.

Әлеге сәфәр кысаларында, В.В. Алексеев, 2013 елгы Универсиаданың мөһим объектларын карады: спортның ишү төрләре Үзәге, спортның су төрләре Сарае, төзелеп килүче «KAZAN ARENA» Футбол стадионы. Объектларны тикшерү вакытында аны Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин озатып йөрде.

Шулай ук, В.В. Алексеев, ведомствоара эшче төркемнең, Казанда 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектын төзүне вакытында тәмамлау соравы буенча үткәрелгән Утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International