2013 елның 31 мартында дәүләт корпорциясе – торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүче Фонды идарәсе Россия Федерациясе субъектларының 2012 ел өчен булган хисапларын тикшереп бетерде.
Регионнар тәкъдим иткән документларда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча региональ адреслы программаларның барышы турындагы мәгълүмат бар. Моннан тыш, әлеге хисапларда Фонд, Россия Федерациясе субъектларының бюджетлары һәм ( яки) җирле бюджетлардан 2012 елда, алда әйтелеп үтелгән региональ адреслы программаларны тормышка ашыру өчен кирәк булган чыгымнар турында, шулай ук 185-ФЗ номерлы Федераль законның 14 матдәсендә каралган бурычларны үтәү турындагы мәгълүматлар бар.
Россия Федерациясенең 81 субъекты тапшырган еллык хисап ТКХ Фонды тарафыннан тикшерелгән. Алда әйтелгән документларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, РФнең 39 регионы тапшырган хисаплар бернинди кисәтүсез расланды. Шул ук вакытта, ТКХ Фонды тарафынна, РФның 42 субъектына финанс ягыннан ярдәм итүне туктату карары кабул ителде.
Җитешсезлекләрнең күбесе авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча региональ адреслы программмаларны вакытында һәм кирәкле күләмдә башкармау, шулай ук региональ һәм ( яки) җирле бюджетларның чаралары хисабына өлешле финанслауны тәэмин итү буенча билгеләнгән таләпләрне үтәмәү белән бәйле.
Нигездә Дагестан Республикасына, Карачай-Черкас Республикасы, Карелия Республикасы, Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Чуваш