Бүген Төзелеш Министрлыгында ТКХ өлкәсендә кадрла әзерләү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ТКХ өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, министр урынбасары Е.Г. Волков, Төзелеш Министрлыгыннан белгечләр һәм ТР муниципаль районнарының башкарма комитет  җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында ТКХ өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүнең агымдагы проблемалары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International