XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада презентациясенә чакырылган рәсми спорт делегацияләренең башлыклары, 4 апрель көнне, Уеннар узачак объектларның берничәсен карадылар. Алар Баскет-Холлда, Үзәк стадионда булдылар, җиңел атлетика манежын һәм спортның ишү төрләре Үзәгендә булдылар, шулай ук Универсиада авылы урамнары буенча йөрделәр һәм кампус торак йортларының берсенә керделәр. Күргәннәр буенча туган фикерләрен, журналистларга, беренче булып, Франция һәм Канада вәкилләре җиткерде.
Барлык кунакларның гомуми фикере буенча, кар булуга карамастан, экскурсия уңай тәэсир калдырган. Франция делегациясенең башлыгы Винсент Роньон сүзләренә караганда, Казан Универсиадага ныклап әзерләнгән, эшләнгән эшләр, масштабы белән, гаҗәпләндерә. Бүген Россия алга җибәргән проектларны Франциядә җибәрү бик авыр, дип билгеләп үтте ул. Аның фикеренчә, Уеннарның бөтен инфраструктурасы нигезле һәм яхшы уйланылган. Аэропорт шәһәрдән чагыштырмача якында урнашкан, объектлар бер-берсеннән уңай ераклыкта урнашкан. “Безнең җыелмабыз зур, - дип дәвам итте Винсент Роньон, - һәм Универсиада Авылында уңайлы гына урнаша алуыбызга без бик шат”. Франциядән килгән кунак РФ Хөкүмәтенең Уеннар вакытында визасыз режим кертү турындагы карарын югары бәяләде. Аның фикеренчә, әлеге күренеш команданың эмоциональ кәефенә уңай тәэсир итәчәк, “Универсиадага ныклап әзерләнү өчен көчләрне сакларга ярдәм тәчәк”.
“Без бүген объектларны карадык, - дип өстәде Канада делегациясе башлыгы Триша Хансон. – Алар Универсиада дәрәҗәсендәге иң яхшы үрнәкләргә лаек”. Ишү каналын дөньядагы иң яхшы каналларның берсе дип бәяләде. Аны, шулай ук, үзенең функциональлеге белән Универсиада авылы да гаҗәпләндергән. Бер корпуска уңайлы гына урнаша ала торган милли җыелма командасы өчен кайгырмавын әйтте. Аның фикеренчә, оештыру сорауларын чишкәндә бу бик уңай. “Без инде Универсиадага әзерләнәбез, - диде Триша Хансон. – Рус телен өйрәнә башлыйбыз”.
“Спорт объектлары белән танышу дәвам ителәчәк” - дип, “Казан -2013” Башкарма дирекциясенең төп консультанты Ранко Тепавчевич, сөйләшүне йомгаклады. Кунаклар гимнастика Үзәгенә, Теннис Академиясенә керәчәкәкләр, “Буревестник” йөзү бассейнында һәм “Санкт-Петербург” волейбол Үзәгендә булачаклар, ә кич белән Универсиада Авылы ачкычларын тантаналы рәвештә тапшыру кчәсендә катнашачаклар, Әлеге чара Халыкара мәгълүмат үзәгендә булачак. Ләкин хәзер үк инде, делегация башлыкларының күтәренке кәефләренә карап, күбесенең күңеленә әлеге сәфәр ошаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Аларның күбесе Универсиада вакытына милли җыелмаларын урнаштыру турында уйлый.
Исегезгә төшереп үтәбез, хәзер Казанга, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада презентациясе өчен рәсми спорт делегацияләренең җитәкчеләре очрашуына Уеннарда катнаша торган 120 дән артык илдән вәкилләр катнашты. Әлеге чара студентлар спорты Халыкара федерациясенең ( FISU) күптәнге традициясе булып тора. Чараның максаты - бөтен дөнҗя функционерларын Бөтендөнья студент уеннарын оештыручылар тарафыннан студентлар куелганшартлар белән таныштыру. Уеннарны оештыручылар сервисларның бөтен спектрын тәкъдим итәләр, кунакларны инфраструктура, куркынычсызлык белән тәэмин итү, яшәү һәм туклану шартлары, транспорт белән тәэмин ителү һәм башкалар белән таншытыралар. Фактик яктан, нәкъ әлеге очрашу, студентлар спорты милли федерациясе тарафыннан, Уеннарда катнашуның рәсми гаризаларын формалаштыруда мөһим роль уйный, шуңа күрә дә, Казанны, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы сыйфатында тәкъдим итүне яңадан бәяләү авыр.