5 апрель көнне, Халыкара мәгълүмат үзәгенең концертлар залында Универсиада Авылның мэры Фәрит Абдулганиевка символик ачкычны тантаналы рәвештә тапшыру булды. Чарада студентлар спортның Халыкара Федерациясе (FISU) Президенты Клод Луи Гальен, студентлар спортның Халыкара Федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентларының спорт союзы башлыгы Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Казан-2013” Башкарма дирекция генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров, шулай ук чит иллләрдән килгән спорт делегациясе башлыклары.
Тамашаны ачканда, FISU президенты билгеләп үткәнчә, республика башкаласында һәм шәһәрне бик нык үзгәрткән зур төзелеш “ моннан 5 ел элек, Казан 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрү мандаты алгач башланды”. Аның сүзләренә караганда, Бу бик авыр иде, һәм иң беренче чиратта13 мең кеше кабул итә алырлык Универсиада Авылын төзергә кирәк иде. “ Әйтергә кирәк, сез моның бик яхшы гына эшли алдыгыз”, - дигән сүзләрен проектчыларга һәм төзүчеләргә адреслап сүзен тәмамлады.
“Универсиада Авылы булган йортны ачу, - барыбыз өчен дә зур вакыйга, - дип билгеләп үтте Олег Матыцин FISU башлыгы сүздәрен дәвам итеп. – Бездә бүген өй туе, без йорт ачабыз, анда без бик бәхетле һәм озак яшәячәкбез”. Ул Универсиада дирекциясенә, йорт хуҗасы буларак, авыл Уеннарда катнашучы спортчылар өчен кунакчыллык үрнәге, анда яшәү аларга мәңге истә калырлык булуын теләде.
Исегезгә төшереп үтәбез, бүгенге көн, шулай ук, проектчылар һәм төзүчеләр өчен дә истәлекле көн, Азат Кадыйров “шәһәрне танымаслык булып үзгәрткән”нәрнең барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да ризалашты, аның фикеренчә, өч ел элек авыл урынында ташландык җир иде, “Казаньцентрстрой” ААҖ коллективының җайлы эше белән хәзер аны танып та булмый”. Компаниянең генераль директоры Ринат Сафин да әлеге эшнең җиңел булмавын әйтте, Универсиада өчен төзелгән объектларның күп булуын, ләкин Универсиада Авылы иң мөһиме булуын да өстәде.
“Зур рәхмәтләр белән без әлеге бүләкне кабул итеп алабыз, - диде соңыннан Авыл мэры, “Казан-2013 Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Фәрит Абдулганиев. – Универсиадада катнашучылар өчен ишекләребезне киң итеп ачарбыз һәм аларның яшәешен максималь рәвештә уңайлы, кунакчыл итәр өчен барысын эшләрбез, мин моңа ышандырам”.
Төзүчеләрнең хезмәтен югары бәяләп, Фәрит Абдулганиев Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга һәм “Казаньцентрстрой! ААҖ генераль директоры Ренат Сафинга рәхмәт хаты тапшырды.
Күп сандагы кунаклар, шул исәптән чит илдән килгән спорт делегацияселәренең җитәкчеләре һәм FISU гаиләсенең әгъзалары өчен концерт булды. Әлеге концертта Универсиада илчесе, “Тавыш” Россия проектының финалисты, ТРның атказанган артисты Эльмира Калимуллина катнашты.
Исегезгә төшереп үтәбез, Универсиада Авылы - Россиянең 28 йортлы иң заманча студентлар кампусы. Монда студентлар һәм спортчыларның уңай яшәеше өчен инфраструктура тудырылган – заманча медицина үзәге, иҗтимагый куркынычсызлык Үзәге, иҗтимагый туклану пункты, спорт инвентарен алып тору, супермарткет, почта, даруханә һәм хәтта матурлык салоны. 2010 елдан башлап, Универсиада Авылы, Казан ( Идел буе) федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең меңләгән студенты өчен туган йорт булып тора. Универсиада Авылы 2013 елның 29 июнендә - Бөтендөнья студент Уеннарына башланырга бер атна калганда, бөтен дөньядан килгән студентлар өчен үз ишекләрен аччак.