Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан шәһәрендә җәмәгать зиратларын оештыру сорауы буенча киңәшмә булды
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, Казан шәһәренең Башкарма комите җитәкчесе, ТР Питрәч муниципаль районының Башкарма комитеты, “Татинвестгражданпроект” ДУП, “ТРның инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ һәм ТР Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында , катнашучылар, “Погребальный комплекс”объекты төзелеше эскизлы проектларының ике вариантын тикшерделәр, Питрәч муниципаль районын территориаль планлаштыру схемасына һәм Кощаковский авылы җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертүнең тәртибе турында фикер алыштылар. Шулай ук, федераль автоюлдан икенчел парковкага бару варианты һәм килешү өчен “Волго-Вятскуправтодор” ФКУга киләчәктә рәсмиләштерү һәм документлар тәкъдим итү өчен парковка зонасы территориясенә кире кайту вариантлары тикшерелде.