Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбендә булды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә булды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Музыка мәктәбе 1981 елда ачыла. 1990 елда аңа татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исеме бирелә. Музыка мәктәбен 2 меңнән артык укучы тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов өчен мәктәптә экскурсия уздырдылар, уку сыйныфларын күрсәттеләр. Капиталь ремонт кысаларында бинада фасадны җылыту һәм тышлау, түбә кору эшләре башкарылды, инженер челтәрләре яңартылды, сәхнә җиһазлары монтажланды, яңа җиһазлар урнаштырылды.

Президентка хәбәр ителгәнчә, хәзер мәктәптә 573 бала шөгыльләнә. Укыту 17 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар иҗат коллективлары составында актив эшчәнлек алып баралар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Актлар залында Рөстәм Миңнеханов мәктәп ансамбльләре иҗаты белән танышты һәм балалар белән истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International