Универсиаданың мәдәни паркы 30 мең кешене кабул итә алачак

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Май аенда Казанның игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда Универсиаданың “Мәдәни паркы”н оештыру буенча эшләр старт ала. Әлеге мәгълүматны “Казан 2013” Башкарма дирекция” АНО генераль директорының урынбасары Игорь Сивов , Уеннар үткәрүгә әзерләнә торган шәһәр штабының утырышында әйтте.

Аның сүзләренә караганда, әлеге парк 4 нче июльдән 17 нче  июльгә кадәрге вакыт аралыгында шәһәрнең төп мәдәни мәйданы булачак.  Көндез – 12.00дән 18.00гә кадәр – мәйданда Татарстан районнарының иң яхшы иҗат көчләре тәкъдим ителәчәк. Мондый мөмкинлек 28 районның 246 коллективына биреләчәк.

Казан мэры Илсур Метшин әлеге эшнең мөһимлеген ассызыклады: “ Һәр район, суда болыт чагылган кебек, барлык нечкәлекләре һәм күптөрлелеге белән иҗади потенциалын чагылдырырга тиеш”. Ул һәр район белән аерым рәвештә, концерт номерлары буенча гына түгел, җирле һөнәрчеләрнең кунаклар игътибарына тәкъдим ителәчәк сувенир продукциясе составы буенча да эшләргә боерды.

Зур концерт программалары кич белән – 18.00дән 23.00гә кадәр булачак. Чөнки парк эшенең кысаларында, 15 июнь көнне, “Ак бүре” татар операсының дөнья премьерасы күрсәтеләчәк. Әлеге премьераны Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры тәкъдим итәчәк.

Игорь Сивов искәртеп үткәнчә, 7 июльдән 17 июльгә кадәр һәр көнне кич белән Цирк Дю Солей уникаль урам шоуы күрсәтәчәк. Алдан килешенгән концепция буенча, тамашалар сәхнәдә генә түгел, бер үк вакытта мәйданның төрле өлешләрендә булачак. Әлеге шоуга керү өчен моңа кадәр, бу көнне Универсиада спорт ярышларының берсендә булырга кирәк. 

Универсиада Паркында, шулай ук, тематик зоналар оештырылачак: уеннарның лицензион продукциясе кибете, Казахстан, Италия, Корея, Красноярск һәм Сочи катнашындагы Универсиада дуслары Йорты, Лабораторий Касперскийдан Балалар мәйданы, шулай ук , Россиядә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүче Оештыру комитеты тәкъдим иткән “Футбол паркы” интерактив социаль-спорт проекты.

Туклану зонасының мәйданы 1,8 мең кв. метрны тәшкил итә, милли ишегалды стилендә булачак әлеге зонаны оештыру өчен “Татпотребсоюз” җавап бирә.

“Бу эшләр, әлбәттә, иҗади коллективлар өчен дә, шәһәр хезмәтләре өчен дә, ЮХИДИ өчен дә, транспортчылар өчен дә өстәмә йөкләмә булачак. Ләкин әлеге тамаша бөтен җир шары, биш континент вәкилләрен безнең күпмилләтле халкыбыз белән таныштыру өчен уникаль вакыйга”, - диде И.Метшин.

Мәдәни Универсиаданың икенче мөһим мәйданы – Универсиада Авылында  булачак лоунж-зона. Анда спортчылар, тренерлар, делегация җитәкчеләре өчен һәр кичен программа үткәреләчәк.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ТР Президенты Указы белән, Казанда Сабантуй гомумшәһәр татар милли бәйрәме бу елны Универсиаданың иң кызган вакытында  - 13 июль көнне үткәреләчәк.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, барлык шәһәр хезмәтләре алдында куелган бурычларны төгәл үтәү буенча бик мөһим эш тора. “ Барысы да алдан уйланылган һәм төгәл билгеләнгән булырга тиеш.Әзерләнүдә вак эшләр юк. Бер көн генә була торган гади  Сабантуй үткәрү дә бик күп көч сорый. Ә монда андый  “Сабантуй” ике атна дәвамында бертуктаусыз булачак”, - дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.

Калган оештыру эшләрен көндәлек режимда чишү өчен И. Метшин, Казаннның Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлеева җитәкчелегендә эшче төркем булдырырга кушты.

И.Сивов билгеләп үткәнчә, төп мәйданнардагы чаралардан тыш, Универсиада вакытында Казанда башка күп кенә мәдәни чаралар булачак. Сәнгатьнең барлык төрләрен колачлаучы берничә халыкара фестиваль: театр, кино, цирк, классик һәм заманча музыка, балет, сынлы сәнгать, төрле концертлар, шул исәптән дөнья шоу-бизнесы йолдызларының концертлары. Исегезгә төшереп үтәбез, 5 июнь көнне Казанда Джо Кокер концерты, 21 июлҗ көнне Стинг концерты булачак.

И.Сивов хәбәр иткәнчә, җәй айлары традицион иҗади ял вакыты булуга карамастан, бу елны, Уеннар вакытында, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре аерым режимда эшләячәк һәм башкалабыз халкына һәм кунакларга үзләренең иң әйбәт уңышларын тәкъдим итәчәкләр.

Шулай итеп, Казанда июль аенда 6 театр эшләячәк: М. Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театры, Казан яшь тамашачылар театры, К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры, Г. Камал исемендәге Татар академия театры. алар 48 театраль тамаша күрсәтәчәк, шуларның 14е балаларныкы.

М. Җәлил исемендәге Театрдагы опера-балет фестивален аерым әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге фестиваль 6 июльдән 17 июльгә кадәр – нәкъ Уеннар үткәрү вакытында үткәреләчәк. Анда бөтен дөньядан танылган артистлар чыгыш ясаячак. Фестиваль Мариинский театры артистлары тарафыннан оештырылган гала-концерт белән тәмамланачак. И.Сивов мәгълүматларына караганда,  әлеге концертта дөнья сәхнәсенең йолдызлары  - Михаил Казаков, Елена Максимова, Вероника Джоева, Ольга Пудова, Альбина Шаһимуратова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Россиянең атказанган артисты, Универсиада илчесе Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры Универсиада көннәре вакытында махсус концерт программасы тәкъдим итәчәк. Рахманинов исемендәге өченче “Белая сирень” халыкара фестивале уеннар көненә күчерелә. Әлеге фестиваль кысаларында дөнья масштабындагы йолдызлар катнашында концерт булачак. 6 июль, Универсиаданың ачылыш көнендә Денис Мацуев, ә 10 июль көнне Андрей Коробейников чыгыш ясаячак.

10 июннән 26 июльгә кадәр Казанда бертуган Запашныйлар Циркының чыгышы планлаштырылган.

Июль аенда 6 музей аерым график буенча эшләячәк: Заманча сәнгать Музее, сынлы сәнгать Дәүләт музее, ТР Милли сәнгать музее,ТР Милли музее, Казанның 1000 еллыгы музее, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International