Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасы Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә уен мәйданы һәм бассейны булган спорт комплексы төзү соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары А.Р. Шарапов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары А.С. Әхмәтшин һәм В.Н. Кудряшев, “Татнефть” ААҖ, “Новоград”, “Фортэкс” ҖЧҖ, “Современное проектирование” ҖЧҖ, “Татинвестгражданпроект” ГУПның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре , Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында спорт объектын төзүнең агымдагы сораулары, шулай ук иң беренче чиратта чишәргә кирәк булган мәсьәләләр тикшерелде.