Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013 елда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын капиталь ремонтлау соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э, Фәйзуллин үткәрде. Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р.Т. Бурганов, “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың Башкарма дирекция” АНО җитәкчесе, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмәдә Универсиада объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләренең барышына кагылышлы сораулар тикшерелде.