Казанда 2013 елда, 185-ФЗ тормышка ашыру кысаларында, 154 күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау планлаштырыла

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елда, дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштырырга  ярдәм итүче Фонд чаралары катнашы белән финанслана торган региональ адреслы программаларны тормышка ашыру кысаларында, Татарстанның башкаласы булган Казан шәһәрендә 154 күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау  планлаштырыла. Әлеге программа  Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты тарафыннан расланган.

Казан мәэриясендә ТКХ Фондына хәбәр ителгәнчә, кабул ителгән программа буенча, 2013 елда 123 күпфатирлы йортларны комплекслы капиталь ремонтлау каралган. Уртача алганда, бу елны һәр йортта 8,6 млн. сумлык  эшләр эшләнәчәк, узган ел белән чагыштырсак, ул вакытта һәр йортта эшләнгән эшнең суммасы 6,5 млн. сум иде.

Программаны тормышка ашыру барышында  78 йортның түбәсен, 90 йорттагы җылыту системасын, 93 йорттагы салкын су белән тәэмин итүне, 21 йорттагы җылы су белән тәэмин итүне, 94 йорттагы  канализацияне, 80 йортның электр белән тәэмин ителүен, 83 йортның алгы ягын, 87 йорттагы баскыч урынын ремонтлау, шулай ук 32 йорттагы 107 лифтны алыштыру планлаштырыла. Энергияне саклый торган технологияләр кертү эше дә дәвам ителәчәк.

Программа чараларын тормышка ашыру өчен, финанслауның барлык чыганакларыннан да 1,33 млрд. сум бирү планлаштырыла.

Берничә көн элек Казан мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәр башлыгы Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, якынча меңләгән йорт капиталь ремонт программасына кертелмәгән.

Мондый хәл аерым ТСЖ рәисләре яки йорт башлыкларының позициясе  аркасында була. Ләкин, шул ук вакытта, иртәгесе көн турында да уйларга кирәк. Әле биш ел элек, торак йортларны капиталь ремонтлау чишә алмаслык  проблема булып күренә иде. Ләкин, бүгенге көндә, без Казанның һәр өченче йортын ремонтладык, 50-70ләп ел комплекслы ремонт күрмәгән йортларны яңарттык, 1397 лифтны яңарттык. Һәм бернинди программа да, бердәм финанслаудан башка,  бу сорауларны чишә алмас иде, - дип ассызыклады Казан мэры.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру да төп критерия булып, элеккечә, эшләнгән эшләрнең тиешле сыйфаты һәм вакыты тора һәм мэр район башлыкларына граңданнарны торак сораулары буенча мәгълүматлы итүне оештыру эшен йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International