Төзелеш Министрлыгында җирле үзидарә сораулары буенча тармак киңәшмәләренә әзерләнү турында сөйләштеләр

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында тармак семинар-киңәшмәләре үткәрү сораулары буенча киңәшмә булды.

Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде.

Киңәшмә барышында, җирле узидарә сораулары буенча тармак  семинар-киңәшмәләрен үткәрергә әзерләнү соравы фикер алышуга тәкъдим ителде. Җирле хакимият органнары җитәкчеләре белән тармак семинар-киңәшмәләрен үткәрү өчен җыелма докладка әзерләнүнең составы, формасы, вакыты һәм тәртибе тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International