Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ТКХның региональ-аналитик системасы” проектын тәкъдим итү булды.
Презентцияне "ICL КПО ВС" ААҖ генераль директорының урынбасары А.Ф. Гузаиров җитәкчелегендәге вәкилләр үткәрде. Презентацияне, министрлык исеменнән, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Кәримов бәяләде. Чарада, шулай ук, "ICL КПО ВС" ААҖ вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.