Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013 елгы Универсиадада катнашучыларны тукландыруны оештыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” АНО генераль директоры В.А. Леонов һәм “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры М.Х. Латыйпова катнашты.
Очрашуда катнашучылар, Универсиадада катнашучылар һәм казыйларның туклануы сорауларын, Тула урамында урнашкан Әзерләү фабрикасын төзеп бетерү, шулай ук Универсиада Авылындагы төп ресторанның вакытлыча куелган корылмасын төзү барышы сорауларын тикшерделәр.