Бүген Төзелеш Министрлыгында “Салават Күпере” торак районы территориясен планлаштыру проектын тикшерделәр

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Салават Күпере” торак районы территориясен планлаштыру проектын әзерләү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министрлыгының архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе башлыгы Н.Г. Васильев үткәрде. Очрашуда, шулай ук, “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” НО идарәсе башлыгы И.И. Гафутдинов, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры урнынбасары Е.А. Прокопьев, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзү идрәсен планлаштыруның генпланы һәм проектлары бүлеге башлыгы В.А. Романова, ТИГП ГУП вәкиле И.Ш. Асадуллин, АПМ-5 ГИП вәкиле А.З. Валидова һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында, катнашучылар, “Салават Күпере” торак районы территориясен планлаштыру проектын әзерләү сорауларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International