23 апрельдән 26 апрельгә кадәр Казанда “ВолгоСтройЭкспо” дип аталган XVIII Халыкара төзелеш күргәзмәсе була

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрельдән  26 апрельгә кадәр “Казан Ярминкәсе” ААҖ Күргәзмәләр үзәге территориясендә “ВолгоСтройЭкспо” дип аталган XVIII Халыкара төзелеш күргәзмәсе булачак.

Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында, 24 апрель көнне сәгать 10:00да, Эшлекле үзәкнең зур конференц залында, ТР төзүчеләр Союзы, “ТР төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП тарафыннан оештырылган семинар үткәреләчәк. Әлеге семинарда түбәндәге сораулар каралачак:

-Үрнәк төзелеш мәйданы – куркынычсыз эш җитештерүнең төп шарты;

- “ТР төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНПның, Партнерлык оешмаларында хезмәт саклауны тәэмин итү эшендәге роле һәм 2013 елга куелган бурычлар;

- Хезмәтне саклау буенча кирәк булган чараларны эшләү – җитештерүдәдәге куркынычсызлыкның төп шарты;

- Төзелеш мәйданнарын хезмәтне саклау белән тәэмин итү өчен индивидуаль яклау элементлары  һәм чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International