Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында, хезмәтне саклау буенча Республика ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарада сүз 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда җитештерү травматизмының дәрәҗәсе һәм әлеге санны киметү турында булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде.
Утырышта ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм министры Айрат Шафигуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, әлеге сорау турында фикер алышкан соңгы очрашудан соң күп нәрсә үзгәрде, ләкин хезмәтне саклау өлкәсендәге берничә мәсьәлә әле һаман чишелмәгән. “Үлем белән тәмамланган травматизм очраклары кече һәм урта бизнес оешмларында гына түгел, республика икътисады үсеше өчен база булып торган эре предпритиеләрдә дә очрый”, - дип үкенечле тавыш белән ассызыклады ул. “ Минемчә, без узган ел өчен эффективрак хезмәттәшлек урнаштыра алдык, шуңа да карамастан, яңадан карыйсы сораулар да бар”, дип өстәде.
Аннан соң министр бик ук күңелле булмаган мәгълүматлар китерде: “Гомумән алганда, ПФОның башка регионнары белән чагыштырганда, җитештерү травматизмының гомуми дәрәҗәсе буенча республика уңай яктан бәяләнә, кимүгә таба бара торган тотрыклы тенденция күзәтелә. Шулай итеп, 2012 елда җитештерү травматизмының дәрәҗәсе 13,3 процентка кимегән һәм 1 мең эшчегә 1,3 зыян күрүче туры килгән, бу күрсәткеч 2011 ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк”. “Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, үлем белән тәмамланган травматизмның дәрәҗәсе, Идел буеның башка регионнары һәм РФ буенча, иң югары булып кала. 2012 елда ТРда үлем белән тәмамланган травматизмның дәрәҗәсе буенча 1 мең эшчегә 0,152 зыян күрүче туры килә”, - диде Айрат Шафигуллин. Ул хәбәр иткәнчә, иң югары күрсәткечләр Баулы (4,4), Норлат (1,5), Ютазы (1,4), Бөгелмә (0,9), Буа (0,6) һәм Әлмәт (0,15) районнарында күзәтелә. Узган елны Казанда, җитештерү өлкәсендә 18 үлем очрагы булган, үлем белән тәмамланган травматизмның дәрәҗәсе 1 мең эшчегә 0,089 хисабыннан туры килә. Әлеге сан республикадагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Яр Чаллыда әлеге сан 0,15 тәшкил итә: монда 2012 елда үлем белән тәмамланган травматизмның 15 очрагы төркәлгән.
Шул ук вакытта, докладчы билгеләп үткәнчә, үткән елны хезмәтне саклау соравын чишкәндә, МСУның күп кенә органнары тарафыннан, активлык көчәю күзәтелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, бүген утырыш барышында китерелгән мәгълүматләрне, йомшак итеп кенә әйткәндә, бик үк күңелле түгел диде. “ 2012 ел нәтиҗәләре күңелле түгел, бер нәрсә дәәйтеп булмый, бик начар. Әлеге сорау буенча Татарстанның елдан-ел соңгы позицияләрдә торуы мөмкин түгел. Моны аңлату бик гади – без эшләп, карап бетермибез. Барысы да бездән тора. Без начар эшли алабыз, дигәнгә мин ышанмыйм. Бу безнең принцип түгел”, - диде ул. Шамил Гафаров ассызыклаганча, эзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый, иң мөһиме – кеше гомере, һәм җитештерүдә кеше гомере өчен җаваплылык, күп очракта инженерлар, предприятие җитәкчеләре, администрация башлыклары, министрлыклар, Хөкүмәт җилкәсенә төшә. бәлки монда эшче үзе дә гаепледер, ләкин ул зур түгел ( якынча 10 процент), диде ул һәм җаваплылыкның калган 90 проценты югарыда телгә алганнарга туры килүен өстәде. Республика вице-премьеры хезмәтне саклау сорауларын тагында җентекләп тикшерергә, ә хокук саклау ограннарына хезмәт куркынычсызлыгы сораулары белән бәйле тәртип бозу очракларын тикшергәндәтагын да принципиаль булырга кушты.
Шамил Гафаров фикеренә, нәтиҗәләрне генә тикшерү дөрес эш түгел. Беренче чиратта, җитештерү травматизмы соравына кагылышлы вакыйгалар кәефне төшерә һәм моның сәбәбен эзләргә кирәк. Утырыш нәтиҗәләре буенча, ул тармаклар буенча хезмәтне саклау турындагы методик пособияләр эшләргә һәм халыкны мәгълүматәлштерү планындагы эшләрне көчәйтергә боерды.