Бүген Казанда өлешле төзелештә катнашучыларның проблемаларын тикшерделәр

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиллеге карамагындагы Эшче төркемнең, гражданнар – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау буенча утырыш булды.

Утырышны  Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиле урынбасары Г.С. Изотова һәм Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты А.Е. Хинштейн үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, Пермь өлкәсенең төзелеш министры вазыйфаларын башкаручы  Д.Е. Бородулин, Киров өлкәсе хөкүмәте рәисенең урынбасары А.Б. Кузнецов, Нижегород өлкәсе губернаторы урынбасары Д.В. Сватовский катнашты.

Утырышта катнашучылар зыян күргән гражданнар – Татарстан Республикасы, Пермь крае, Киров һәм Нижегород өлкәләре территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның өлешле төзелешендә  катнашканнарның торак хокукларын яклау белән бәйле күренешләрне тикшерделәр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары тарафыннан, 9 күпфатирлы торак йортны төзү барышын контрольдә тотуны тормышка ашырырга кушылды.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк,Татарстан республикасында “алданган өлешчеләр” проблемасын чишү буенча җайга салынган эшләрнең нәтиҗәләре буенча,  Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы тарафыннан, югары бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International