Ирек Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Түбән Новгородта

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Түбән Новгородка барды. Делегация составында аны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин озатып йөрде.

Түбән Новгородның “Стригино” халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Нижегород өлкәсе губернаторы урынбасары Дмитрий Сватковский, “НИАЭП” ААҖ президенты, “Атомстройэкспорт” ( АСЭ) ЯАҖ оешмасы идарәчесе Валерий Лимаренко, Татарстан Республикасының Нижегород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов һәм башкалар каршы алдылар.

Түбән Новгородка булган сәфәрнең төп максаты – “НИАЭП” ААҖнең җитештерү бүлекчәләрен карау һәм корылмалар процессын проектлаштыру, модельләштерү технологияләре һәм башкалар белән танышу.

Мәгълүмат өчен:

“НИАЭП” ААҖ берләштерелгән компания – “Атомстройэкспорт” ЯАҖ (АТЭ ЯАҖ), “Росатом” атом энергиясе Дәүләт корпорациясе карары белән 2012 елның мартында оештырыла. Шулай тиеп, 2011 елда 60 еллыгын билгеләп үткән “НИАЭП” ААҖ,  АТЭ ЯАҖенең идарә компаниясе булып санала башлый.

НИАЭП-АТЭ атом электростанцияләрен һәм энергоблокларны тулысынча проектлаштыру һәм кору буенча инжиниринг хезмәтләрен күрсәтү тармагында әйдәп баручы урында тора. Берләшкән компаниянең структурасы объектларны кору буенча проектлар белән идарә итүче офислар челтәреннән гыйбарәт. Объектлар исемлегендә түбәндәгеләр бар: Түбән Новгородтагы проект институты; АЭС корылмалары белән идарә итү буенча өч офис ( Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург); Европа һәм Азиянең 11 илендәге вәкиллек (проектлар тормышка аша яки планлаштырыла), шул исәптән Белорусиядә, Болгариядә, Венгриядә, Вьетнамда, Индиядә, Иранда, Кытайда, Словакиядә, Төркиядә. Украинада, Чехиядә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International