Бүген Төзелеш Министрлыгында “Евро Акцент Саба” ҖЧҖтән технологияләр кулланып, Әлмәт шәһәрендәге ОСКны реконструкцияләү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Евро Акцент Саба” ҖЧҖенең  су чистарту җиһазларын җитештерүче “Bioworks” Алман компаниясе белән берлектә эшләп чыгарган технологияләрне кулланып, Әлмәт шәһәрендәге ОСКны реконструкцияләүнең инвестицион проектын тикшерү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары  А.М. Фролов үткәрде. Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.А. Богданчиков, “Альметьевск-Водоканал” ААҖ генераль директоры Р.Г. Хафизов, “Евро Акцент Саба” ҖЧҖ директоры С.В. Красавин, “Центр анализа и планирования” ИФК директоры А.Н. Севостьянов, шулай ук “Bioworks” компаниясе, ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәренең ТКХ комитетыннан вәкилләрһәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар  “Ц.А.П.” ҖЧҖ чаралары, коммуналь структураны модернизацияләү максатчан программасы кысаларында федераль  һәм региональ финанслау катнашында, шулай ук “Евро Акцент Саба” ҖЧҖ  тәкъдим иткән чистарту корылмаларын реконструкцияләү технологияләрен кулланып, Әлмәт шәһәрендәге ОСК реконструкциясен инвестицион финанслауның мөмкинлекләрен һәм методларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International