Бүген Казанда “ВолгаСтройЭкспо” XVII халыкара махсуслашкан күргәзмә үткәрелә

2013 елның 23 апреле, сишәмбе

24 апрельдән 27 апрельгә кадәр Казанда“ВолгаСтройЭкспо” XVII халыкара махсуслашкан күргәзмә булачак. Чарада катнашучылар дүрт көн эчендә Казан, Татарстан, гомумән Россия төзелеш базарының тулы картинасын күрә алачаклар. Күргәзмәнең экспозицияләре, экспозицион мәйданы 5000 кв. метр булган өч павильонда тәкъдим ителәчәк, катнашучыларның саны – Казаннан, Татарстаннан, Россиянең 70 шәһәреннән килгән, шулай ук якын һәм ерак чит илдән җыелган 400дән артык компания.

2011 елда “ВолгаСтройЭкспо” күргәзмәсендә 21 илдән килгән 420дән артык компания катнашкан иде: Австрия, Белорусия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Бөекбритания, Германия, Дания, Испания, Италия, Кытай, Корея, Латвия, Польша, АКШ, Төркия, Украина, Финляндия, Чехия, Швейцария, Швеция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International