Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь Министрлыгында “Казахстанская Жилищно-Строительная Корпорация” АО делегациясе белән очрашу булды.
Делегация составында “КЖСК” АО Рәисе урынбасары А.К. Ашемгалиев, идарә директоры - “КЖСК” АО идарәсе әгъзасе А.А. Акчурин, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацион технологияләр департаменты директоры О.С. Дьяченко килде. Очрашуны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чарада шулай ук төзелеш тармагына кагылышлы предприятие җитәкчелекләреннән вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында “Казахстанская Жилищно-Строительная Корпорация” АО делегациясе үзенең “Арзан һәм уңайлы торак- 2020” программмасы турындагы презентациясен тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар торак төзү дәүләт программасын тормышка ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләр куллану, төзелеш проектларын эшләүгә кагылышлы сорауларны, төзелешнең бизәү һәм масштаблылыгы мәсьәләсен чишү сорауларын тикшерделәр. Шулай ук, очрашу барышында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, “Яңарыш” Республика фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган проектларның презентациясен тәкъдим итте.