Бүген Төзелеш Министрлыгында “Ат-спорт манежы” объектын төзеп бетерү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Ат-спорт манежы” объектын төзеп бетерү соравына багышланган киңәшмә булды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук Росреестр, “Казан-2013” Башкарма дирекция” АНО, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГБУ, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Татспиртпром” ААҖ вәкилләре, җир Министрлыгы һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында “Ат-спорт манежы” объектын төзүнең  агымдагы сораулары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International