Татарстан башкаласында VIII Казан венчур ярминкәсе ачылды. “Корстон” ДСЯКда турыдан-туры шәхси инвестецияләр җәлеп итү белән кызыксынган компания вәкилләре һәм потенциаль инвесторлар, шул исәптән чит ил инвесторлары җыелды. Ярминкә эшендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев катнашты.
Әлеге чара ТР Инвестицион-венчур фонды һәм аның күптәнге партнеры – венчурлы инвестицияләүнең Россия ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Ярминкәнең тантаналы ачылышында, Татарстан Республикасы Президенты түбәндәгеләрне әйтте: “Мин сезгә әйбәт нәтиҗәле эш телим. Инновацияләр безне алга алып бара”. Рөстәм Миңнеханов чара партнерларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, ә соңыннан, пленар утырышта катнашканда, киләсе Казан венчур ярминкәсе 2014 елның 25 апрелендә булачагын хәбәр итте.
Ярминкәдә катнашу өчен 200гә якын гариза кабул ителде, Россиядәге иң актив уенчылардан торган казыйлар коллегиясе 61 компания-экспонентны сайлап алды. Инвестиция сыйфатында кирәк булган гомуми сумма 200 млн. долларны тәшкил итә. ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов хәбәр иткәнчә, аларның 23енә 80 млн. сум бүленеп бирелгән, хәзер алар табыш ала, керемнәре бар һәм алар зур инвестицияләргә – 750 млн. сумга әзер. Аның сөйләвенчә, венчур фонды 2-3 ел буе компанияне күзәтеп торырга, аңа нәрсә дә булса үзгәртергә тәкъдим итәргә һәм аннан соң гына аны инвестицияләргә мөмкин.
Казан венчур ярминкәсенең программасы үз эченә “Сәнәгать секторының инновацион стратагемасы” дигән темага эшләнгән конференцияне, тармак секцияләрен, Россиядәге корпоратив фондларның киләчәгенә багышланган коллоквиумны, “Вузларның инновацион поясы – мәдәният эшкуарлыгы өзеклеге” дип аталган симпозиумны, катнашучылары компанияләрне глобаль базарларга чыгаруның үзенчәлекләре турында фикер алышуга багышланган галстукларсыз очрашуны, түгәрәк өстәл һәм үз эшенең осталары белән очрашуны ала. Чараны ярминкә номинантларын бүләкләү тантанасы тәмамлаячак.