Татарстан Төзелеш Министрлыгында ТОП ТК-2021 конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2020-2021 сезонында конкурсның 161 номинациясендә 1346 торак комплекс катнашты. Бүген республика Төзелеш Министрлыгында торак төзелеше өлкәсендә илдә иң масштаблы премиянең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды. СМУ-88, «Ак Барс йорт», «Грань», «Бакча балдагы», «Домкор», «Унистрой», «Талан», «Профит», «Евростиль», «ТатКамСтрой» төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Министр урынбасары Илшат Гыймаев барлык төзүчеләргә татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткәннәре һәм тулаем республика үсеше өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, ТОП ТК  премиясе - Рәссәйдә 2019 елдан бирле үткәрелә торган торак комплекслар-яңа төзелешләр конкурсы. 2020-2021 сезонында конкурсның 161 номинациясендә 1346 торак комплекс катнашты, аларны Рәссәйнең 75 регионыннан 675 төзүче төзи. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, бәйгенең финал өлешенә 419 йорт салучыдан 643 яңа төзелеш үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International