Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Өмәдә катнашучылар бина эчен җыештырдылар һәм Министрлык янындагы территорияне чистарттылар.
Исегезгә төшереп үтәбез, шәһәр территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы Казанда 2 апрельдә старт алды. Гомумшәһәр өмәсендә күп кенә оешмалар, предприятиеләр һәм уку йортлары катнашты.