И.Э. Фәйзуллин Татарстан Республикасында калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру соравы буенча үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмә эшендә катнашты

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм табигатьтән куллану өлкәсе надзоры буенча Федераль хезмәт Җитәкчесе В.В. Кириллова катнашында, “Татарстан Республикасында калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру буенча” дигән темага  үткәрелгән киңәйтелгән утырыш эшендә катнашты.

Төзелеш Министрлыгы башлыгы үз чыгышында Татарстан Республикасы территориясендә җитештерү калдыклар белән эш итү һәм куллану өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында сөйләде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлеккә карамастан, Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү системасын модернизацияләү буенча эшләр, министрлык тарафыннан кирәкле дәрәҗәдә бара, һәм экологик куркынычсызлык проблемлары, моның белән бәйле рәвештә, икенче планга күчмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International