Бүген Төзелеш Министрлыгында “Үзәк стадион” һәм “Футбол-җиңел атлетика манежы” объектларын төзеп бетерү һәм эксплуатацияләүгә тапшыруга рөхсәт алу соравы буенча киңәшмә булды

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Ташаяк урамындагы  “Үзәк стадион” һәм Татарстан урамындагы “Футбол-җиңел атлетика манежы” объектларын төзеп бетерү һәм эксплуатацияләүгә тапшыруга рөхсәт алу  соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Очрашуда Ташаяк урамындагы  “Үзәк стадион” һәм Татарстан урамындагы “Футбол-җиңел атлетика манежы” объектларының төзелеше өчен җаваплы подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар төзелешнең  һәм әлеге объектларны эксплуатациягә тапшыруга рөхсәт алуның агымдагы сорауларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International