Бүген Төзелеш Министрлыгында Тульская урамы буенча урнашкан “Туклану Комбинаты”н эксплуатациягә тапшыру сорауларын тикшерделәр

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Тульская урамы буенча урнашкан “Туклану Комбинаты”н эксплуатациягә тапшыру һәм сатып алынган җиһазлар һәм инвенарьне  рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Киңәшмә барышында  Тульская, 56 адресы буенча урнашкан туклану Комбинатының реконструкцияләнгән өлешен эксплуатациягә тапшыру, шулай ук әлеге объектны җиһазландыру өчен  сатып алынган җиһазлар һәм инвентарьлар “Азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты” МУП куланылышына, аннан соң, түләүсез рәвештә, “Казан-2013 Башкарма дирекциясе” АНО  кулланылышына тапшыру сораулары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International