Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары А.М. Фролов авыл җирлеге башлыклары өчен үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашты

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов авыл җирлеге башлыклары өчен үткәрелгән зональ өйрәтү семинар-киңәшмәсендә катнашты.

А.М. Фроловның чыгышы шәһәр төзелеше документациясенең әзерлек торышы, җирдән куллану һәм анда төзү кагыйдәләренең әзерлеге, су белән тәэмин итү һәм суны читкә чыгару объектларын проектлаштыруның схемасын әзерләү һәм аның барышы, коммуналь комплекс оешмаларының 2013 елга инвестицион программалары, авыл клубларын төзү программасы, 2013 елда Фельдшер-акушерлык пунктларын ( ФАП) төзү һәм капиталь ремонтлау, торак төзелеше һәм ТР гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, гражданнарны таратып урнаштыруның ихтыяҗы, ТКХ өчен халыктан түләүләр җыюның дәрәҗәсе һәм ТБО логистикасы кебек Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгындагы актуаль сорауларга багышланган иде. Чыгыш барышында катнашучыларга әлеге сораулар буенча соңгы статистик мәгълүматлар  тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International