Бер атна һәм берничә көннән Казанда 3 яңа станция эшли башлаячак: “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш”. Бүген, әлеге станцияләрне тикшерү барышында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, пассажирлар ташу 10 майдан башланачак.9 майда станцияләрне тантаналы рәвештә ачу планлаштырылмаган, бары тик тест формасындагына булачак.
Татарстан Төзелеш Министры башлыгы сүзләренә караганда, станцияләрдә эшлисе эшләрнең күләме минимум, алар 9 майга эшләнеп бетәчәкләр. Җир өсте территориясен төзекләндерүгә килгәндә исә, андагы эшләр 1 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш. “Упкыннар булмасын өчен барысын да пөхтә, техник яктан грамоталы итеп шомартырга, тыгызландырырга кирәк”, - дип аңлатты И.Фәйзуллин.
Метро поездларына килгәндә исә, хәзер 8 состав йөри, тагын 5 состав сатып алынган. “Әлеге станцияләрне ачкач, 20 составка кадәр йөрер, дип уйлыйбыз”, - диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Пик сәгате вакытында поездлар арасындагы интервал 4 минутны тәшкил итәр, дип көтелә.
И.Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 4 станцияне ( “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш”, “Кәҗә бистәсе”) төзү өчен киткән чыгымнарның гомуми суммасы 15 млрд. сумны тәшкил иткән. Әлеге суммага поездлар, тоннельләр, барлык корылмалар, җир өсте территорияләрен төзекләндерү һәм башкалар да керә.
“СтройИнжиниринг” ИСКның баш инженер урынбасары Альберт Хәлиуллин фикеренчә, өч яңа станциянең иң матуры – “Төньяк вокзал”. Әлеге станциядә, мәсьәлән, вестибюльдә зенит фонарьләре бар. “Алардан табигый яктылык килә, һәм сез үзегезне чикләнгән пространствода дип түгел, урамда диярлек хис итә аласыз,- дип сөйләде Альберт Хәлиуллин. – Әлеге фонарьләр, бер үк вакытта, технологик планда да кулланылачак: көтмәгәндә янгын чыкса, датчиклар автоматик рәвештә эшли башлаячак, зенит фонарьләренең фрамуглары ачылачак һәм бөтен төтен җир өстенә чыгачак”.
Метроның киләчәк үсеше турында сөйләгәндә, И.Фәйзуллин, әлегә катгый карарлар булмавын әйтте. “Дубравный”га документация әзер, әлегә шул якка таба барабыз,- диде ул. – Пассажирлар йөрешен бәяләгәннән соң гына катгый карар кабул ителәчәк. Ул, шулай ук, бу эшнең комплекслы бурыч булуына игътибар итте, чөнки җәмәгать транспортының барлык төрләре дә бер-берсен тулыландырырга тиеш. ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, “Кремль”дән тимер юл вокзалына кадәр траволатор төзү планы да бар, проект эшләре башлана.
Бүген ТР Төзелеш, архитек тура һәм ТКХ министры “Рубин” стадионын карады, андагы реконструкция эшләре 1 июньгә тамамланырга тиеш. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов сөйләгәнчә, әлеге стадионда ир-ат һәм хатын-кыз футбол турнирларының ярымфинал һәм финал уеннары узачак. Стадион 10 мең кеше сыйдыра ала. “Реконструкциядән соң трибуна асты биналары да тулысынча яңартылачак. Без зоналаштыруны үзгәрттек: тишенү бүлмәләре күбәйде, алар тагын да комфортлы булдылар, пресс-үзәк, ашханә барлыкка килде. Моннан тыш, яктырту мачталары барлыкка килде, газон, трибуналар, керү төркемнәре яңартылды, трибуналар өстендәге асылмалы козыреклар эшлибез, машиналар кую зоналарының санын арттырабыз”, - диде В. Леонов.