Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Иннополис” территориаль-аерымланган инновацион үзәкнең 1нче җибәрү комплексын төзү соравына багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Киңәшмәдә “Гипронииавиапром” ЯАҖ”, ГИСУ һәм”Иннополис” АИЗ ААҖ вәкилләре төп доклад белән чыгыш ясадылар. Аларның докладлары ДТФ программасы һәм инфраструктура буенча технопарк биналарын, IT-Университетның укыту-лаборатор корпусларын, 26 номерлы кварталда торак төзелеше объектларын проектлаштыру барышына багышланган иде.