Бүген, Җиңү Көненең 68 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы вәкилләре элекке хезмәттәше Гимадеев Азат Гаяз улын – Бөек Ватан Сугышы ветеранын котладылар.
Азат Гаяз улы сугышка 17 яшьтә киткән, Көнбатыш Украина белән Польша чигендәге чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Соңыннан яраланган һәм хезмәтен штабта дәвам иткән.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Азат Гаяз улы чирек гасырга якын җитештерү бүлеге башлыгы вазифасын башкара. Бу вакыт эчендә ул үзен җаваплы җитәкче буларак таныта, үзенең акыллылыгы һәм бай тәҗирбәсе белән ул атказанган абруй һәм хөрмәт казана.
Үзенә һәм якыннарына чын күңелдән сәламәтлек, оптимизм, озын гомер, бәхет телибез.