Ирек Фәйзуллин Иске Татар бистәсен торгызу барышы белән танышты

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи биналарны торгызу барышы белән танышу өчен Казандагы Иске Татар бистәсе буенча җәяү йөрде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова озатып йөрде.

Сафьян урамында Рөстәм Миңнеханов өч тарихи бина карады. ТР Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова сүзләренә караганда, 1 нче номерлы йорт торгызылган әйбәт үрнәкләрнең берсе булып тора, реставраторлар беренче катның кирпеч өемен максималь рәвештә саклыйлар, ә икенче, агач катта, яңа бүрәнәләр генә түгел, иске “туган” бүрәнәләре дә кулланыла.

Сафьян урамындагы, Апанаевларның элекке утарына карый торган 3 нче номерлы йорт торгызуга мохтаҗ, ләкин бүгене көнгә кадәр милек соравы чишелмәгән. Казан мэры Илсур Метшин  ТР Президентына,  бинаны инвесторга тапшыру өчен, әлеге сорауны якын арада чишәргә сүз бирде.

XVIII гасыр  ахырында төзелгән  һәм озак еллар буе ташландык  хәлдә булган Апанаевлар утарының төп йортын реставрацияләү эше тәмамланып килә.

Җәяү йөрүдә катнашучылар Каюм Насыйри урамы буенча да уздылар, алар анда торгызылган тарихи биналарның берничәсен карадылар. Татарстан Президенты урамны төзекләндерү  - җәяүлеләр өчен киң тротуар эшләү, урамны яктырту, урам буенча автотранспорт йөрешен чикләү сорауларын  уйларга боерды.

Апанаев мәчете янында Рөстәм Миңнехановка Күнче урамын торгызу проектын  тәкъдим иттеләр. Күнче –мәчет буена сузылган җәяүлеләр өчен кыска гына почмак, ул Насыйри һәм Мәрҗәни урамнарын тоташтырырга тиеш була, әлеге почмакны тарихи  Иске Татар бистәсе  рухында бизәү тәкъдим ителә.

Татарстан Президенты Насыйри урамы буенча урнашкан ташландык хәлдәге 12 нче номерлы йортка игътибар итте. Йортта җиде гаилә яши, һәм реставрация алдыннан аларга икенче торак тәкъдим итү соравын чишәсе бар Рөстәм Миңнеханов әлеге йөкләмәне, йортны реставрацияләү өчен җавап бирүче  ТР урман хуҗалыгы Министрлыгына йөкләде.

Урамнар буенча йөрүнең ахырында Татарстан Президенты Татарстан, Насыйри һәм Солтан Зәйни урамнары арасындагы бөтен тарихи кварталны торгызу барышы белән танышты. Монда инвесторлар аерым биналарны гына торгызмыйлар, Иске Татар бистәсенең рухын максималь рәвештә бирү өчен,  Кушаев, Казаков, Сабитовлар утарларының эчке ишегалларын бизәү белән дә шөгыльләнәләр. Биналарда кафе, рестораннар, остаханәләр урнашачак, аларда кунаклар үзләрен традицион кәсепләрдә сынап карый алачак. Реставрация эшләренең күбесен Универсиадага тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International