Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Универсиада объектларының тышкы инженерлы челтәрләрен тапшыру буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министрлыгыннан, Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәте Комитетыннан, Казан шәһәре Башкарма комитетыныңтышкы төзекләндерү Комитетыннан, Казан шәһәре Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция Идарәсеннән, шулай ук Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсеннән вәкилләр катнашты.