Төзелеш Министрлыгында Бадминтон Үзәген проектлаштыру сораулары турында фикер алыштылар

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Бадминтон Үзәген проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.

Очрашуда, шулай ук, министр урынбасары В.Н. Кудряшев, “Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе” РОО президенты ярдәмчесе Ш.К. Гыйләҗев, күзәтү Советы әгъзасе, “Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе” РОО вице-президенты А.Г. Король, “Татинвестгражданпроект”  ГУП генераль директоры А.А. Хөснетдинов,  “Татинвестгражданпроект” архитектура-проект остаханәсенең башлыгы А.А. Малянов,  “Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе” РОО башкарма директоры А.С. Фәхретдинов һәм Төзелеш Министрлыгыннан вәкилләр катнашты. Киңәшмә барышында “Татинвестгражданпроект” ГУПка Казан шәһәрендәге “Бадминтон үзәге” объектының якынча бәясе буенча ике вариантта тәкъдим  әзерләү рөхсәт ителде.

Казан шәһәрендә ярышлар үткәрү өчен 12 кортлы “Бадминтон үзәге” һәм Казан шәһәрендә өйрәнү-әзерләнү өчен 12 кортлы “Бадминтон үзәге”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International