Ел башыннан Татарстанда 924 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

Муниципаль оешма җитәкчеләренә җәйге чорда төзелеш объектларын максималь актив эш белән тәэмин итәргә кирәк. Бу турыда бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, видеоконференция режимында үткән атналык киңәшмәдә әйтте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 17 май көненә республикада 924,0 мең кв.метр торак ( еллык бурычның 38,5%) файдалануга тапшырылган. Әлеге күрсәткеч узган ел дәрәҗәсенең 101,8% ( 2 атна эчендә 53,7 мең кв. метр торак) тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча 133 йортның гомуми мәйданы 140,0 мең кв. метрлы 40 йорты файдалануга тапшырылган, әлеге күрсәткеч планның 36,5%ын тәшкил итә. Шулай ук, 2013 елның башыннан республикада, 195 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 13 торак йорт тапшырылган. 512 ветеран өчен 110 йорт төзелеп килә.

ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, республикада бу елны төзелеп килүче 46 авыл клубының кайберләрендә, хәтта фундамент буенча эшләр дә тәмамлангмаган. Шул ук вакытта, табигать шартлары төзелешкә уңай тәэсир итә.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль оешма башлыкларын, җәйге уңай чордан эффективрак  файдалану өчен, төзелеш эшләрен максималь югары темплар белән тәэмин итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International