Әлмәт районы Багряж авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасында район башлыгы да катнашты.
ФАП бинасын төзү “2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренче медико-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту” республика максатчан программа ярдәме белән генә тормыша ашырылды.
ФАП Багряж авылыхалкына гына түгел, кечкенә генә Полянка авылы кешеләренә дә хезмәт күрсәтәчәк. Монда фельдшер кабинеты, кирәк булган барлык җиһазлар белән җиһазландырылган манипуляцион һәм кабул итү бүлмәләре эшләячәк. Әлеге ФАП 114 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 29ы – балалар, дип хәбәр итә ТР Әлмәт муниципаль районының пресс-хезмәте.