Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын тикшерде: “Рубин”, “Тасма” һәм “Олимп” стадионнары, “Олимп” УСК ыргытучыларның өйрәнү мәйданы , пляж спорт төрләре Үзәге, “Казан” КСКның түбәсе ябык манежы, Казан теннис академиясе, пулядан ату Комплексы һәм ишү спорт төрләре Үзәге.
Һәр объектта, Төзелеш Министры башлыгын, генераль подрядчылар каршы алды, алар объектны карау барышында министрга эшләрнең агымдагы барышы – төзелеш яки реконструкцияне тәмамлау вакыты, территорияләрне төзекләндерү, су һәм электр белән тәэмин итү турында сөйләделәр.