Яр Чаллыда «Чиста ил 2.0» автойөреше узачак

2021 елның 17 сентябре, җомга

«Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән автойөреш 6 сентябрьдә старт алды. Тулаем алганда, чүп ташучы машиналар автоколоннасы өч мең чакрымга якын юл үтәчәк. Проектта Рәссәйнең унбер шәһәре катнаша. Алар арасында: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Камбарка, Өфе, Чиләбе һәм Екатеринбург бар. Һәр төбәктә оештыручылар чаралар сериясен планлаштырган. Ачык экодәрестә урта сыйныф укучыларына калдыкларны ни өчен сортларга аерырга һәм нинди төргәкләрдән баш тартырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Өлкән сыйныф укучылары өчен плоггинг-йөгерү планлаштырылган, алар барышында катнашучылар аерым территориядә чүп-чар җыялар. Студентлар фильм күрсәтүгә барачак, ә аннан соң экспертлар белән экологик проблемаларны хәл итү мөмкинлеге турында фикер алышачак. Экобаскетбол һәм экохоккей уеннары вакытында халыкка нинди калдыкларны эшкәртергә мөмкин булуын, ә кайсылары юклыгын аңлатачаклар. Шулай ук шәһәрнең төп мәйданчыкларында узачак техника күргәзмәсендә заманча чүп ташу машиналары мөмкинлекләре дә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча да фикер алышулар булачак. Диалогка хакимият органнары, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре һәм җәмәгатьчелек чакырылган. Яр Чаллыда автойөреш кысаларында чаралар 20 сентябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International