1 июньнән Россиядә коммуналь түләүләрне хисаплауның яңа тәртибе эшли башлаячак

2013 елның 21 мае, сишәмбе

1 июньнән коммуналь түләүләрне хисаплауның яңа тәртибе гамәлгә керәчәк. Шул ук вакытта, Хисап палатасы башлыгы Сергей Степашин хөкүмәткә, ТКХ тарифларын өч елга калдыру тәкъдимен тапшырды.

Әлеге үзгәрешләр алдыннан, үзләрендә счётчик урнаштырган фатир хуҗалары кулланган өчен генә түләп калмыйлар. Алар счётчик булмаган фатирларда яшәүчеләр тарафыннан кулланылган су, шулай ук гомумйорт кирәк-яракларына киткән чыганаклар өчен дә түләргә тиеш булалар.

Әлеге үзгәрешләр җылытуга да кагылырга мөмкин. Җылытылмый торган чор өчен түләү таләп ителми, ләкин батарейлар җылынуга өй хуҗасына бүгенге көн белән чагыштырганда 40% күбрәк түләргә туры килә торган яңа схема тәкъдим ителә. Яшәп килгән система буенча җылылык өчен түләү бөтен ел өчен тигез бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International