Татарстанның 760 йортында капиталь ремонт башланды

2013 елның 24 мае, җомга

Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча республиканың барлык муниципаль районнарындагы 823 йортның 760ында эшләр башланган. Хәзерге вакытта эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 1 млрд. 739 млн. сум, әлеге сан еллык лимитның 37 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР  Хөкүмәт Йортында узган, төзелеш һәм капиталь ремонтка багышланган, атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсендә әйтте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар  Халиков та катнашты.

Программаны финанслауның күләме 4,7 млрд. сумны тәшкил итә. Капиталь ремонт программасында бу елны 41 муниципаль район катнаша – гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 823 күп фатирлы йорт. 233,6 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Бүгенге көндә УК һәм ТСЖ хисабына җирле бюджеттан  298,5 млн. сум күчерелгән, әлеге сан еллык лимитның 28 процентын тәшкил итә. 3 муниципаль оешманың МО бюджетыннан күчкән чараларның проценты республика буенча иң түбән санала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген, подрядчыларга эшләнгән эшләре өчен акча күчермәгән ТСЖлар буенча сораулар бар. Шулай итеп, республиканың Әгерҗе районындагы ТСЖ хисабында  3,9 млн. сум бар, әподрядчыларга 0 сум күчерелгән. Татарстан Президенты ассызыклаганча, йортларны капиталь ремонтлау программасыда күп фатирлы йортларның максималь өлеше катнашырга тиеш. Мисал өчен, Казанда 21 процент, 1088 йорт программада катнашмый. Ул, шулай ук, киләчәктә халыкның ризасызлыгыннан качу өчен әлеге мәсьәләне чишәргә тиеш булган республиканың башка шәһәрләрен һәм районнарын атады. Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык йортлар да вакытында ремонтлансын өчен эш системалы булырга тиеш. Җитешсезлек очраклары булганда, әлеге сорауны чишү өчен  республика прокуратурасына катнашырга боерды.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауга килгәндә,  бүгенге көндә ТИГП белгечләре тарафыннан барлык 167 гомумбелем бирү мәктәбе тикшерелгән, ГИСУга 117 объект буенча нәтиҗәләр тапшырылган. Барлык 45 муниципаль оешмада да эшләр башланган.

И. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, газификация Фонды тарафыннан,  8 муниципаль оешмада “Чиста су” программасын тормышка ашыру буенча эшләр башланган. Планлаштырылган 150 км суүткәргечнең 21,6 км салынган.

2 контурлы казан программасын тормышка ашыруга килгәндә исә, бүгенге көндә газификация Фонды белән якынча 3979 фатир  халык белән 880 ккилешү төзелде, әлеге сан планның 22 процентын тәшкил итә. 22 муниципаль оешманың 9ында килешүләр төзү буенча эшләр башланмаган.

Татарстан Президенты 2 контурлы казан программасын тормышка ашыруга карата кискен тәнкыйть белән чыкты. “Бездә 5 еллык программа эше. Без төгәл эшләргә тиеш, югыйсә бөтен системаны җимерергә мөмкинбез, кемгәдер ошый, ә кемгәдер юк. Бу хәлне бетерергә кирәк, нинди очракта теләк, ә нинди очракта җылылык белән тәэмин итү схемасы буенча 2 контурлы казанга күчәргә кирәклеген билгеләргә кирәк.  2 контурлы казанга күчү яки күчмәү теләге системаны тигезсезләмәскә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Сәламәтек саклау беренчел медико-санитар ярдәм учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасы буенча, бүгенге көндә, киләчәктә ФАПларны монтажлау өчен 45 фундамент салынган; 10 ФАП эксплуатациягә тапшырылган һәм халыкка хезмәт күрсәтә; 3 ФАПта монтаж эшләре тәмамланган, тышкы челтәрләргә тоташтыру, медицина җиһазлары мебель белән комплектлаштыру буенча эшләр бара; 9 объектта  ФАПларны монтажлау  эшләре бара.

Әлеге программага кагылышлы Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, инженер челтәрләре  булмыйча ФАП әзер булган хәлләр булмаска тиеш, шуннан соң ул, мондый хәл булган районнарны тәнкыйтьләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International