Төзелешкә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең яңа регламентын ТР Төзелеш министрлыгы сайтында карарга була

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең мәгълүматы яңартылды. Өстәмә, «Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре» бүлегендә - төзелеш өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүгә Татарстан Республикасы хакимиятенең вәкаләтле органнары турында белешмәләр бирелгән. Кушымта (https://minstroy.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-okazivaemie-ministerstvom-2479017.htm) белән шулай ук танышырга мөмкин:
- капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт бирү Инструкциясе белән;
- норматив хокукый актлар исемлеге белән;
- административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм үтәү вакыты белән;
-дәүләт хезмәте күрсәтүне контрольдә тоту өчен җаваплы вазыйфаи затларның адреслары һәм телефоннары исемлеге белән;
-дәүләт хезмәте күрсәтүнең стандарты, тәртибе һәм формасы белән;
- төзелешкә рөхсәт бирү турында гариза бланкы белән;
- төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту белән бәйле рәвештә төзелешкә рөхсәткә үзгәрешләр кертү турында гариза бланкы белән;
-техник хатаны төзәтү турында гариза бланкы белән;
-дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында гариза бланкы белән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International