Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы төгәлләнеп килә

2025 елның 6 декабре, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау республиканың 42 муниципалитетын үз эченә ала. Хәзерге вакытта программа чаралары 37 муниципаль берәмлектә тулысынча үтәлгән. Эшләрнең бер проценттан да кимрәге кала.

«Подряд оешмалары 839 күп фатирлы йортны ремонтладылар, шул исәптән 7 муниципалитетта узган ике атнада 41 объект, – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин. – Бүгенге көндә 40 йортта эшләр дәвам итә. Капиталь ремонт программасын вакытында һәм тулысынча тәмамлау өчен район башлыкларына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International