Борнак авылында су белән тәэмин итү чыганагы булып 1978 елда файдалануга тапшырылган насос станциясе булган артезиан скважинасы хезмәт иткән. Реконструкция башланганчы үзәкләштерелгән челтәрләр 80% тан артык тузган һәм тулысынча алыштыруны таләп иткән.
Төзелеш-монтаж эшләре барышында 6,9 км суүткәргеч челтәр реконструкцияләнде, 2 скважина борауланды һәм 2 су башнясы куелды. Нәтиҗәдә 556 авыл кешесенә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырды, бирелә торган су санитар-эпидемиологик нормага җиткерелде.
Капиталь ремонт «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән, финанслау күләме 72,5 млн сум тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлегендә 12,6 млрд сумга 145 коммуналь инфраструктура объектын реконструкцияләү һәм яңарту планлаштырыла. Барлыгы 400 км нан артык инженерлык челтәрен алыштыру планлаштырыла.
Шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» федераль программасына 4,1 млрд сум финанслау белән 45 объект кергән.
Шулай ук агымдагы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән 8,5 млрд.сумлык республика программасы эшли башлады, ул 100 объектны үз эченә ала.
Хәзерге вакытта программаларны гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә.