Татарстанда халыкның 93,6% сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән

2021 елның 12 ноябре, җомга

Татарстанда, 2020 ел ахырына булган мәгълүматларга караганда, халыкның 93,58% үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты утырышында хәбәр итте. «Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү чыганакларының торышын бәяләү нәтиҗәләре буенча 20,1% санитар таләпләргә җавап бирми. Алар барысы да җир асты, - дип сөйләде докладчы. - Муниципаль берәмлекләр киселешендә сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү буенча хәл түбәндәгечә: күрсәткеч 18 районда уртача республика күрсәткеченнән югары, ә 28 районда – түбән».
Галләмов билгеләп үткәнчә, республикада су белән тәэмин итү хезмәтен 88 коммуналь оешма күрсәтә. Су үткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 18,6 мең км тәшкил итә, аларның тузу дәрәҗәсе, Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 54%ка җиткән. 5930 км челтәр алмаштырылырга тиеш, ягъни 31,9%.
Идарә башлыгы инженерлык коммуникацияләренең югары тузганлыгы авариягә китерә, дип ассызыклады. Әйтик, бу ел башыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2748 авария булган. Анализ күрсәткәнчә, аварияләрнең иң күп саны салкын су белән тәэмин итү өлкәсендә барлыкка килә – 2227 очрак, ягъни аларның гомуми саныннан 81%. «Коммуналь хуҗалык предприятиеләренең катлаулы финанс-икътисади хәле аларга зур күләмдә һәм төп фондларны тиешле дәрәҗәдә яңартырга мөмкинлек бирми. 2021 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь комплекс оешмаларының 24% зыянга эшли. Республикада 24 699 коммуналь инфраструктура объекты бар, шуларның 55,6% гына дәүләт яки муниципаль милектә теркәлгән. Калган 44,4% теркәлмәгән һәм тапшыруны таләп итә», - дип билгеләп үтте ул. Ул, коммуналь хуҗалык объектларын торгызу һәм яхшырту өчен, халыкны торак пунктларда эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла, дип өстәде. 2010-2020 елларда аны финанслау күләме 7,1 млрд. сум тәшкил иткән. 2697,7 км суүткәргеч челтәре, 410 суүткәргеч башнясы, 403 артезиан скважинасы төзелде һәм реконструкцияләнде.

Быел программа буенча 45 муниципалитетта финанслау күләме 650 млн сум булган 129 объект буенча чаралар гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә барлык эшләр тәмамланган, шул исәптән 149,5 км суүткәргеч челтәре төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 25 артезиан скважинасы борауланган, 21 су башнясы һәм 19 санитар саклау зонасы коймасы урнаштырылган. Моннан тыш, Татарстанда 2019 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты тормышка ашырыла. Аның максаты-2024 елга үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән халыкның өлешен 93,8%ка җиткерү. Программаны финанслау 1 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Татарстанда 3260 су белән тәэмин итү чыганагы бар, шул исәптән 10 өслек (елгалар, күлләр, буалар, сусаклагычлар, каналлар) һәм 3250 җир асты чыганагы. Илкүләм проектлар Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International