Төзелеш Министрлыгында Новосибирск өлкәсе муниципаль оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу булды

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Новосибирск өлкәсе муниципаль оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу булды. Очрашуны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.  

Делегация составында Новосибирск өлкәсе Карасукский районы башлыгы – муниципаль оешмалар Советы Президиумы рәисе урынбасары А.П. Гофман, Новосибирск өлкәсе Ордынский районы башлыгы П.П. Иваровский һәм Новосибирск өлкәсе Краснозерский районы башлыгы А.В. Баев килгән иде. Очрашуда, шулай ук,  ТР СМО һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар индивидуаль торак төзелешенә дәүләт тарафыннан ярдәм итү, районнардагы торак йорт территорияләрендә инженерлык коммуникацияләре төзү һәм төзекләндерү, шулай ук халыкны эчә торган су белән тәэмин итү үзенчәлекәре һәм торак пунктларның территорияләрендә  газификацияне үстерү сорауларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International