Марат Айзатуллин тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Комиссия әгъзалары Адмиралтейская, Яхин, Мәскәү, Нариманов, Габдулла Тукай һәм Курашов урамнарындагы торак төзелеше өлкәсендә кайбер инвестицион проектларны тормышка ашыруны хупладылар. Рөстәм Миңнеханов торак комплексларны төзегәндә социаль инфраструктура турында алдан кайгыртырга кирәклеген искәртте. «Торак - коммуналь хуҗалык төзелеше социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр үсеше белән бергә алып барылырга тиеш», - дип ассызыклады ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тарихи җирлекләрдә яңа төзелешкә карата төп таләпләрнең берсе - катларны саклау. Петербург урамындагы ике проект буенча (кунакханә тибындагы күп функцияле комплекс һәм сәүдә-кунакханә комплексы) Татарстан Республикасы Президенты Тихомирнов урамындагы юл хәленә ничек йогынты ясавын игътибар белән өйрәнергә кушты. «Бу урам инде йөкләнгән. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру юллардагы коллапска китерүгә юл куймаска кирәк», - дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов. Шамов хастаханәсе комплексының өченче чираты проекты белән танышканнан соң, комиссия әгъзалары бинаның тышкы кыяфәте гомуми стилистикага гармонияле туры килсен өчен, фасадны рәсмиләштерүне эшләп бетерергә тәкъдим иттеләр. Комиссия хуплавы белән Подлужная урамындагы «Казансу» подстанциясе бинасының тышкы кыяфәтен төзекләндерү һәм 25 нче Октябрь урамындагы ТР буенча Рәссәй Федераль салым хезмәтенең 20 нче номерлы районара административ бинасын реконструкцияләү проектлары кабул ителде. Утырыш барышында шулай ук Зөя утрау-шәһәре территориясендә торак йортлар төзү һәм реконструкцияләү проектлары тәкъдим ителде. Барлык 3 гариза да хупланды. «Барлык объектлар да лаеклы. Бүген Зөя буенча бик дөрес эш бара. Һәр яңа йорт бизәүгә әйләнергә һәм утрау-шәһәрлекнең архитектур йөзен бозмаска тиеш», - дип билгеләде ТР Президенты. Соңыннан комиссия әгъзалары Лаешта Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше проекты белән таныштылар. Архитекторларга проектны эшләп бетерергә, аерым алганда, мәчетнең түбәсе һәм гөмбәзе формасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International